Мы в социальных сетях

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында гариза белән социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе

Гариза һәм аңа теркәлгән документлар гариза бирүче тарафыннан территориаль социаль яклау органына түбәндәге ысулларның берсе белән бирелергә (җибәрелергә) мөмкин:

Шәхси мөрәҗәгать иткәндә яисә почта аша кәгазьдә;

Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының «Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы»нда шәхси кабинеттан файдалану юлы белән (алга таба – Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы) электрон формада.

Бердәм портал, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша гариза биргәндә электрон формадагы документларга яисә аларның электрон рәвешләренә мондый документларны төзүгә һәм имзалауга вәкаләтле затлар, шул исәптән нотариуслар, электрон имза турында 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры китереп, электрон имза белән имзаларга тиеш (алга таба – 63-ФЗ номерлы Федераль закон).

Гаризаны почта аша җибәргәндә, аңа теркәлгән документларның күчермәләре (шәхесне аныклаучы документ күчермәсеннән тыш) Россия Федерациясе законнары нигезендә расланган булырга тиеш.

Гариза һәм кирәкле документларны гомуми кулланыштагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән «Интернет» челтәре аша җибәргәндә, электрон документлар формасындагы гариза һәм документлар күчермәләре «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 21.1 һәм 21.2 статьялары һәм 63-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры китереп имзаланырга (расланырга) тиеш (алга таба 210-ФЗ номерлы Федераль закон).

Гариза бирүче гаризаны һәм кирәкле документларны Бердәм портал, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша җибәргәндә гаризаны гади электрон имза белән имзалый. 

Гади электрон имза алу өчен гариза бирүчегә Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлү (аутентификация) процедурасын үтәргә, шулай ук исәпкә алу язуын стандарт дәрәҗәдән түбән булмаган дәрәҗәгә расларга кирәк.

Четверг, 7 декабря 2023, 13:09